Алексеевск районында, томан булу сәбәпле, балыкчы адашкан
Бу хәл Нократ елгасында Балахчино авылы тирәсендә булган.
Алексеевск районында, томан булу сәбәпле, балыкчы адашкан. Бу хакта "Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
55 яшьлек ир-ат Балахчино авылы тирәсендә бозга кергән һәм мавыгып китеп, ярны күздән югалткан. Шул сәбәпле, балыкчы коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.
Соңыннан балыкчы үзе ярга чыккан, аны полиция хезмәткәрләре каршы алган.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев