Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Апас кешесен, террорчыларга ярдәм күрсәткәне өчен, 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Рамил Гатауллин Россиядә 2003 елдан тыелган «Хизб ут-Тахрир аль-Ислами» оешмасына әгъзалар туплауда катнашкан.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казан горнизон хәрби суды бүген халыкара террорчылык оешмасына керергә өндәүче Рамил Гатауллинга хөкем чыгарды.
«Хизб ут-Тахрир аль-Ислами» оешмасына керергә өндәүчене “Терророчылык оешмасы эшчәнлеген оештырган һәм аның эшчәнлегендә катнашкан өчен” 7 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иткәннәр.

Апас авылында яшәүче инженер 2016 елда ук тоткарланган. Суд тикшерүләре вакытында Гатауллинның фатирларда һәм башка катнашучыларның машиналарында үткәрелгән легаль булмаган җыеннарда катнашуы билгеле булган. Ул очрашуларда тыелган әдәбиятны, яңа әгъзаларны ничек җәлеп итәргә өйрәнгән.
Гатауллин үзен гаепле санамый, ә «Хизб ут-Тахрир аль-Ислами»ны террорчылык оешмасы буларак кабул итми.

Аның адвокаты суд карары буенча шикаять бирергә уйлый.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев