Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бала катнашында авария

Юлларда игътибарлы булыйк

Июнь аенда  Шәмәрдәндә  балигъ булмаган  бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Казаннан   килгән 1963 ел­гы йөртүче “Tucson”  автомобилендә барганда  чатта төп юлдан хәрәкәт итүче  машинаны уздырмый һәм авария  китереп  чыгара. Нәтиҗәдә “Ford” салонындагы  2019 елгы бала тән җәрәхәтләре  ала. Үзәк  хастаханәдә  медицина  ярдәме   күрсәтелгәннән  соң, өенә  кайтарып  җибәрелә. Юл хәрәкәте  кагыйдәләрен  үтәмәгән  йөртүче соңгы ике  елда  8 тапкыр  административ җаваплылыкка тартылган. Бу – быел балалар катнашында теркәлгән икенче  очрак. Җәйге  каникуллар  дәвам итә.  Әти-әниләрнең балаларының велосипедларда шәхси мобильлек  чараларында  йөрүенә нык игътибарлы булулары  сорала.

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев