Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бензовоз һәм «ГАЗель» бәрелешү сәбәпле, Минзәлә районында М7 юлында хәрәкәт чикләнгән

Машина йөртүчеләргә юлда игътибарлы булырга, вакытлыча куелган билгеләргә һәм юл хәрәкәтен көйләүченең сигналларына игътибар итәргә, аларның таләпләрен үтәргә киңәш ителә.

Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында бензовоз һәм йөк машинасы бәрелгәннән соң автомобильләр хәрәкәте чикләнгән.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесеннән агентлыкка хәбәр иткән якынча мәгълүматлар буенча, фура йөртүчесе рульдә йоклап киткән һәм каршы як полосага чыгып, «ГАЗель»гә килеп бәрелгән. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән.

Хәзер юлның әлеге участогында автомобильләр сул яктан Мәскәү ягына таба хәрәкәт итә, хәрәкәтне автоинспекторлар көйли.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы булырга, вакытлыча куелган билгеләргә һәм юл хәрәкәтен көйләүченең сигналларына игътибар итәргә, аларның таләпләрен үтәргә чакыра. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев