Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бер авария ун баланы ятим калдырды

Кичә Зианчура районында бер машинада өч хатынның батып үлүен хәбәр иткән идек. ВАЗ-2114 машинасы юлдан Ямашлы сусаклагычына төшеп киткән. Руль артындагы 48 яшьлек хатын исерек булган. Ул исән калган.

Һәлак булучыларның : 53 яшьлек пассажирның - биш, 49 яшьлекнең - өч, ә 36 яшьлекнең ике баласы калган. Автомобиль хуҗасының да өч баласы бар.   Хатын-кызлар сусаклагычтан ерак түгел урнашкан кафеда эшләгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зианчур районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге Күгәрчен авылында яшәүче 1974 елда туган хатынга карата Россия Җинаять кодексының 264 маддәсенең 6 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.   «Башлангыч мәгълүматларга караганда, кичә хатын-кыз хезмәттәшләре белән спиртлы эчемлекләр кулланган. Аннары, «ВАЗ-21140» автомашинасы руле артына утырып, ерак түгел урнашкан сусаклагычның яр буена таба юл тоткан. Дамба буенча хәрәкәт иткәндә, хатын-кыз идарәне югалта һәм суга төшеп китә. Ул батучы машинадан чыгып, ярга кадәр барып җитә. Шунда аны җирле кеше күреп ала һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Урынга килгән табиблар хатын-кызны караганда юл-транспорт һәлакәте турында белә һәм район полиция бүлегенә хәбәр итәләр.   Өч хатын-кыз мәете булган машина сулыктан чыгарыла. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча машина йөртүченең канында 0, 928 мг/л исерткеч эчемлек күләме ачыклана.   «Шофер тоткарланды. Юл-транспорт һәлакәтенең бар нечкәлекләрен ачыклау өчен кирәкле экспертизалар һәм тикшеренүләр үткәреләчәк. РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 6 өлешендә каралган җинаять кылган өчен, гаеплегә 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный», — дип хәбәр итә Башкортостан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

Чыганак : https://matbugat.ru/news/?id=36564

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев