Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бер тәүлектә Әлмәттә яшәүче биш кешене алдаганнар

Аферистлар барлыгы 430 мең сум күләмендә акча үзләштергән.

Бер тәүлектә Әлмәт полиция бүлегенә бер банкның биш клиенты мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итә.

Алар барысы да мошенниклар корбаны булган. Шалтыратучылар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, акчаларын саклап калу өчен клиентларга акчаларны башка счетка күчерергә тәкъдим иткән. Аферистлар барлыгы 430 мең сум күләмендә акча үзләштергән.

"Банк белгечләре беркайчан да телефон аша клиент картасының номерын, кодын, гамәлдә булу вакытын һәм пин-кодны сорамый. Әгәр карта мәсьәләсендә сорауларыгыз туган очракта, кичекмәстән банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез”, - дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев