Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Биектау районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз зыян күргән

Казан – Малмыж трассасының 23 нче чакрымында бер юлы биш автомобиль бәрелешкән.

Биектау районында кеше үлеменә китергән биш автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан – Малмыж трассасының 23 нче чакрымында «Лада Приора» каршы як полосага чыга һәм «Ниссан Кашкай» белән «маңгайга-маңгай» килә, аннары 14 нче модель «Лада» белән бәрелешә. Шуннан соң «Лада Приора»га Казан ягына таба хәрәкәт иткән «Хендэ Солярис» һәм 14 нче модель «Лада» автомобильләре килеп бәрелә.

Һәлакәт аркасында, «Приора» автомобилен идарә иткән 49 яшьлек хатын, шулай ук аның 36 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.

Төрле тән җәрәхәтләре алган 36 яшьлек «Хендэ» шоферын, аның 38 яшьлек пассажирын, шулай ук 7 яшьлек кызны хастаханәгә озаталар.

Фото: vestikamaza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев