Чаллыда фатирда чыккан янгында пенсионерның 90 процент тәне пешкән
66 яшьлек ир-атның киеменә ут капкан, аны туганы коткарып калган.
Чаллыда 7/03 йорты фатирында чыккан янгында пенсионерның 90 процент тәне пешкән. Бу хакта “Челнинские известия” басмасы хәбәр итә.
Янгын кичә көндез чыккан. 66 яшьлек ир-атның киеменә ут капкан, аны туганы коткарып калган.
Пенсионерны хастаханәгә озатканнар. Ул II-III дәрәҗәдә пешү алган (тән өслегенең 90 проценты пешкән). Янгынның сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев