Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда исерек ир-ат идарә иткән снегоход патруль машинасына бәрелгән

41 яшьлек ир-атның машина йөртү таныклыгы да булмаган.

Чаллыда снегоход белән исерек хәлдә идарә иткән ир-ат полиция патруле машинасына бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә социаль челтәрләрдә полиция хезмәткәрләре машинасы снегоходка бәрелү турында хәбәр таралган иде. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әйтүенчә, бу ир-ат снегоходта бала утыртып йөрткән. Шул бала авариядә төрле тән җәрәхәтләре алган.

Эчке эшләр министрлыгында Раскольников урамында чыннан да снегоход һәм патруль машинасы катнашында авария булуын расладылар.

«Исерек хәлдә снегоход белән идарә иткән 41 яшьлек ир-ат юл-патруль машинасына бәрелгән. Өстәвенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган», - дип белдерделәр полициядә.

Нәтиҗәдә, ир-атка карата җиде административ материал төзегәннәр.

Авариядә беркем дә зыян күрмәгән. 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев