Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда янгын чыккан фатирдан өлкән яшьтәге ханымны алып чыкканнар

70 яшьлек фатир хуҗасы аңсыз килеш коридорда идәндә яткан.

Чаллыда чүп-чар белән тулган фатирда янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр фатирда өлкән яшьтәге ханымны тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә ГЭС бистәсендәге биш катлы йортта янгын чыккан. Беренче каттагы ике бүлмәле фатирда әйберләр һәм йорт җиһазлары янган.

Янгын сүндерүчеләр идәндә яткан 70 яшьлек фатир хуҗабикәсен тапкан. Хатын-кыз аңында булмаган. Гражданнар оборонасы министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күргән ханымны махсус битлек белән фатирдан алып чыккан һәм табибларга тапшырган.

Янгын 15 квадрат метр мәйданга зыян салган. Фатир хуҗасы җыйган әйберләр өеме янган. Янгынны 15 минута сүндергәннәр.

Зыян күргән ханымның бите пешкән, төтен белән агуланган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев