Эксперт: Тукай районында табылган үрмәкүч агулы, әмма олылар өчен куркыныч түгел
Яңа бистәдә яшәүчеләр Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән сирәк төрдәге үрмәкүчкә юлыккан.
Татарстанның Тукай районында яшәүчеләрне куркуга салган үрмәкүчнең сирәк, агулы төр булуы һәм олылар өчен куркыныч булмавы ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ”га К(П)ФУ фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев сөйләде.
- Тукай районының Яңа бистәсендә яшәүчеләр кухняларында эре үрмәкүч табулары һәм коткаручылар чакыртуы турында хәбәр иткән иде.
“Бу - Lycоsa singoriensis көньяк Россия тарантулы, Татарстанның бөтен җирендә дә яши, Марий Элда да очрый, Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән бик сирәк төр. Бер елга гадәттә, бу үрмәкүчне очрату турында өч-дүрт хәбәр була”, - дип сөйләде Николай Шулаев.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев