Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Фаҗига: Татарстанда 24 яшьлек ир-ат батып үлгән

Кичә кичке сигезенче яртыда Чистай районының Змеево авылыннан ерак түгел Прости елгасында яшь ир-ат батып үлүе турында хәбәр алынган.

Агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә фаҗига урынына 3нче зона коткару отряды водолазлары килгәнлеген әйттеләр. Төнге унберенче яртыда алар 24 яшьлек ир-ат мәетен ярдан егерме метр ераклыкта өч метр тирәнлектән табып алган. Мәрхүмне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Һава һәм су температурасы төшү сәбәпле, ир-атны көзән җыерган булуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, кеше бата башлагач, ярдәмгә чакыра алмый – тамак төбендә барлыкка килгән спазм ирек бирми һәм бөтен көч тормыш өчен көрәшкә китә. Моннан тыш, җылынмаган суда су коену көзән җыеру белән генә куркыныч түгел. Кояшта кызынгач, кеше кинәт боздай салкын суга чума, шулчак аның йөрәге туктарга, тын алуы өзелергә мөмкин.

 

 

Татар-Информ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев