Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Гаепләнүче 30 мең сум штрафка тартылды һәм...

Төн уртасын­да юл-патруль хезмәте инспекторлары Шә­мәрдәнне урап узучы юлда “AUDI A4” автомобилен туктаталар...

  Агымдагы елның 1 мартында төн уртасын­да юл-патруль хезмәте инспекторлары  Шә­мәрдәнне  урап  узучы юлда “AUDI A4” автомобилен туктаталар. Аның  белән  Р.Липатов идарә итә. Тикшерә торгач, 1992 елгы егетнең руль артына исерек хәлдә утырганлыгы ачык­лана. Алкотектор йөртүче  сулыш  чыгарган һа­вада 0,742 миллиграм/литр абсолют этил  спирты барлыгы күрсәтә. Липатов үзенең гае­бен тулысынча таный һәм беркетмәгә моны раслап имзасын куя. Җәмәгать судьясы аны РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча  гаепле дип таба. Р. Липатовка  карата 30 мең сум күләмендә штраф түләтү һәм  ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында  карар  чыгарылды. Штрафны вакытында түләмәгәндә административ җаваплылыкка тартылачагы  аңлатылды. Карар  үз  көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев