Германиядә Икенче Бөтендөнья сугышыннан калган бомба аркасында 20 меңләп кешене эвакуацияләгәннәр
26 августта Германиянең Людвигсхафен шәһәрендә табылган Икенче бөтендөнья сугышы заманыннан калган бомба аркасында 20 меңләп кешене эвакуацияләгәннәр. Шуннан соң аны зарарсызландырганнар.
Rheinpfalz газетасы язуынча, 500 килограммлы америка бомбасы Людвигсхафенда 22 август көнне төзелеш эшләре барышында табылган. Аны зарарсызландыру 26 август көнне, якын-тирә йортларда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннән соң башланган.
Бомба табылган төзелеш мәйданчыгыннан бер километр аралыкта территорияне әйләндереп алганнар.
Басма хәбәр итүенчә, эвакуациядән соң бер сәгатьтән белгечләр бомбаны зарарсызландырган.
Фото: Власти Людвигхафена/Twitter.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев