Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Иләбәрдә янгыннан ике гаилә зыян күрде

01 хезмәте хәбәр итә

  3 сентябрь көнне  иртәнге 9 сәгать 30 минутта Саба янгын бүлекчәсенә Иләбәр авылында ике фатирлы йорт биләмәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләрнең тиз арада килеп җитүләре нәтиҗәсендә ут телләре йортны калмап алырга өлгерми. Әмма каралты-кура янып бетә. Авыл халкының бердәмлеге, янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгы белән генә ут бүтән хуҗалыкларга күчми кала.  Әлегә янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

  Саба янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарны тагын бер кат игътибарлы булырга чакыра. «Өйдә электр, ут приборларының төзек булуын тикшереп торырга, көнкүреш приборларын электрга ялганган килеш калдырмаска кирәк! Һәр бүлмәдә ут кабызу да электр көчәнешен арттыра. Янгыннар күп очракта электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыга. Шулай ук  шәхси хуҗалыкларда ишек алдында ясалма мичләрдә кош-кортларга ризык пешергәндә ут белән сак эш итәргә кирәк. Шыплап тулган печәнлекләргә ут кабарга бер очкын җитә.һәркем иң гади саклану чараларын белсен һәм үтәсен иде,- ди Саба һәм Теләче районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Айнур Галимуллин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев