Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Илледән артык балага карата җенси җинаять кылган ир-атны хөкем иттеләр

Татарстанда яшәүче ир-ат балигъ булмаган балаларның җенси кагылсызлыгына каршы җинаятьләр сериясендә гаепле дип табылган.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары туплаган дәлилләр нигезендә, суд Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек иргә карата хөкем чыгарган. Бу ир-ат барлыгы 56 балага зыян китергән.

Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе (сексуаль характердагы көчләү гамәлләре), 134 нче маддәсе (16 яше тулмаган үсмерләр белән җенси якынлык кылу), 135 нче маддәсе (азгын гамәлләр кылу), 242 нче маддәсе (порнографик материалларны законсыз әйләнешкә кертү) буенча җинаятьләр кылуда гаепле табылган.

Тикшерү һәм суд, 2015-2016 елларда ир-атның социаль челтәрләрнең берсендә 11 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малай исеменнән ике уйдырма бит ачканын ачыклаган. Алар аша ул 10-14 яшьтәге үсмерләр белән танышып, Интернет челтәре аркылы аларга карата җенси характерда гамәлләр кылган, шулай ук азгынлык кылган вакытта үзләрен фото һәм видеога төшереп җибәрергә үгетләгән. Алга таба, бу язмаларны тарату белән янап, ир-ат аларга яңа язмалар җибәрүне һәм аның белән очрашуларын таләп иткән. 10-13 яшьтәге 4 кызга карата җинаятьче җенси гамәлләр кылган, корбаннары белән я гаражда очрашкан, йә аларга кунакка барган. Ир-аттан барлыгы 56 бала зыян күргән.

Тикшерү күләмле эш уздырган. Гаепләнүченең балигъ булмаган балалар белән язышкан 80 нән артык хаты табылган. Берничә йөз төрле экспертиза ясалган.

Суд карары белән, ир-атка кырыс режимдагы төзәтү колониясенә 19 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. 

Фото: https://tatar-today.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев