Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Җинаятьче Казанда Декабристлар урамындагы ювелир кибетен баскан

Карак кибеттән 100 мең сумлык алтын урлаган.

Битлек кигән җинаятьче Казанда Декабристлар урамындагы ювелир кибетен баскан, дип хәбәр итә “Татарстан24”.

Кибеткә маска киеп кергән карак сатучыларны куркытып, берничә витринаны ваткан. Кибеттән ул 100 мең сумнан артык алтын бизәнү әйберләрен урлап качкан.

Җинаятьче ювелир кибетендә штатлы сакчы югын белгән дип фаразлана. Сатучылар көндез кибеткә шикле кеше керүен әйткән. Ул берни дә алмаган, әмма аның үз-үзен тотышы кибетчеләрне шикләндергән булган.

Җинаять урынына эт белән кинолог килгән һәм эт эзне ала алган. Моннан тыш, кибеттә күзәтү камералары да бар, анда җинаятьче эләккән. Бу язмалар полицейскийларга җинаятьчене ачыкларга ярдәм итәчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев