Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Йөк транспорты йөртүчеләр тикшереләчәк

Быел 5 айда йөк ав­то­мо­биль­лә­ре йөртүчеләре гаебе белән республикада 77 авария теркәлгән.

Бу аварияләрдә 11 кеше  үлгән, 76сы төрле  җәрәхәтләр  алган.  Йөк транспорты йөртүчеләр китереп  чыгарган юл һәлакәтләрен кисәтү максатында 24 июньнән 3 июльгә кадәр Татарстанда профилактика  чарасы уза. "Йөк машиналары йөртүчеләренә һәм бу транспортның техник торышына аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук әлеге операция кысаларында чит ил гражданнары арасында хокук бозуларны кисәтү чаралары үткәреләчәк. Диагностик  карталар, тахографлар,  йөртүчеләрнең ерак  юлларда ял  режимы үтәлеше тикшереләчәк", – дип хәбәр итә  ДАИның район бүлекчәсе җитәкчесе  вазифаларын башкаручы  Илнур Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев