Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллинны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Надыйр Хәйруллин 24 миллион сум акча белән мошенниклыкта гаепләнә.

Бүген Казанның Идел буе районы суды Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллинны мошенниклыкта гаепле дип тапты һәм өч елга гомуми режимлы колониягә хөкем итте.

Хөкем карарын игълан иткәннән соң, суд залында Надыйр Хәйруллинны сак астына алдылар.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, депутатның дусты Альберт Кәримов Менделеев урамында төзегән таунхаусларны законлаштыру өчен ярдәм сораган. Алар шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Салиховка 24 миллион сум акча тапшырырга җыенганнар.

Кәримов сүзләренчә, депутат акчаны алган, әмма вәгъдәсен үтәмәгән. Ир-ат Надыйр Хәйруллинны хөкемгә тартырлар һәм ул акчаны кире кайтарыр дип өметләнә.

  • Надыйр Хәйруллинның 24 миллион сум акча тапшыруда арадашчы буларак чыгыш ясавы хакында хәбәр иткән идек.

 

Фото: Елена Саляхова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев