Казан-Ульяновск трассасында авариядә ике нәни бала һәлак булган
Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче кысылып калган.
Татарстан территориясендә Казан-Ульяновск трассасында булган юл һәлакәтендә алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
24 гыйнварда 18.36 сәгатьтә әлеге трассаның 112нче километрында «Ниссан Кашкай» машинасы каршы як полосага чыккан. Ул Казанга таба барган. «Ниссан» каршы як полосадан килә торган «МАН» йөк машинасына кара-каршы бәрелгән.
Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче үзе кысылып калган. Аларның бишесен дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чыгарган.
Имгәнүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Алар арасындагы алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев