Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан янында автозаправкага һөҗүм итүчеләрне тоткарлаганнар ВИДЕО

М7 трассасындагы автозаправка станциясенә 23 яшьлек һәм 28 яшьлек ике ир-ат һөҗүм иткән.

Казан янында автозаправкага һөҗүм итүчеләрне тоткарлауның рәсми видеосы чыкты, дип "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Беренче һөҗүм кичке сигезләр тирәсендә булган. Ике ир-ат пистолет белән куркытып, кассирдан 74 мең сум алып киткән.

Тагын 15 минуттан алты километр ераклыктагы икенче автозаправкага һөҗүм иткән. Аннан шул ук сценарий буенча 24 мең акча талап алганнар.

31 мартта ике ир-атны да Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. Икесе дә элек хөкем ителгән булганнар. Һөҗүм итүчеләрнең берсенә 23 яшь, икенчесенә – 28. Фатирда урланган акча һәм пневматик пистолет табылган. 

Әлеге вакыйга буенча "Талау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ике гаепләнүченен дә ике айга тоткарлаганнар.

Фото: скриншот с видео

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев