Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан янында «КамАЗ» белән бәрелешкән «ДЭУ» металл өеменә әйләнеп калган

Бүген иртән Васильево бистәсендә булган юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе зыян күргән.

«ДЭУ» иномаркасы Казан янында «КамАЗ» белән бәрелешүдән соң металл өеменә әйләнеп калган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.

«Һәлакәт иртән Васильевода булды. Чит ил машинасы идарәне югалтып, борылышка кереп киткән һәм шунда ул йөк машинасына бәрелгән. Машина йөртүче, башына зыян килсә дә, машинадан үзе чыккан», – дип сөйләде шаһитлар.

Машина, җитди зыян алып, металл өеменә әйләнеп калган. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ЮХИДИ инспекторлары ачыклаячак.


 

Фото: скриншот видео из соцсетей

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев