Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә “КАМАЗ” тәгәрмәче җиңел машинаны җимергән

Кичә төнлә Вишневский урамында җиңел машинаның алгы тәрәзәсе ватылган, капоты сытылган.

Казан үзәгендә “КАМАЗ”-миксерның өзелеп төшкән тәгәрмәче бәрелеп, җиңел машинаны җимергән. Бу хакта шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Әлеге хәл кичә төнлә башкаланың Вахитов районында Вишневский урамында булган. Өзелеп төшкән тәгәрмәч каршыга килүче җиңел машинага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел машинаның алгы тәрәзәсе ватылган, капоты сытылган.

Автомобильдә зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

 

Фото: vk.com/vkazani

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев