Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә урам фонарьларын ваткан студентларны 15 тәүлеккә кулга алганнар

Хулиганлык очрагы “Черек күл” паркында булган.

Казан үзәгендә урам фонарьларын ваткан өчен студентлар 15 тәүлеккә кулга алынган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Элегрәк “Татар-информ” 6 майда “Япеев” полиция бүлегенә 56 яшьлек ханымның  мөрәҗәгать итүен һәм паркта кемнеңдер фонарьларны ватуы турында хәбәр итүен белдергән иде.

Полиция хезмәткәрләре бу җинаятьтә Казан вузында белем алучы 3 студентның катнашы булуын ачыклаган. Яшьләрне тоткарлаганнар. Алар үз гаепләрен тулысынча таныган.

Бүген Казанның Вахитов районы җәмәгать суды суды тоткарланган егетләрне “Вак хулиганлык” маддәсе буенча административ хокук бозуда гаепле дип таныган. Хулиганнар якындагы 15 тәүлекне рәшәткә артында үткәрәчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев