Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда Аккош күле янында җәйге беседкалар янган

Янгын 80 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән.

Казанда Аккош күле янында җәйге беседкалар янды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тататрстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән сәгать бишләрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Горький шоссесы янында агачтан эшләнгән урам беседкалары януы турында хәбәр алынган. Ялкынның күрше корылмаларга күчү куркынычы булган.

Урынга килгән 4нче янгын сүндерү часте 40 минут эчендә 80 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән.

Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбен белгечләр ачыклый.

Фото: ГУ МЧС РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев