Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер кырыгалдар 17 сатучының 40 мең сум акчасын үзләштергән

Әлеге очракка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанда интернет челтәре аша товар сатып алганда кешеләрне алдау белән шөгыльләнгән хатын-кызны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Полиция ачыклаганча, хатын-кыз, кыйммәтле әйберләр сату турында игъланнарны өйрәнеп, сатучылар белән очрашкан һәм  әйбер сатып алган өчен  акча күчерүен телефонда күрсәткән. Акча счетыгызга күчәчәк, дип ышандырган, күпмедер вакыт телефоннан шалтыратуларга җавап биргән, шуннан соң юкка чыккан.

Аның шәхесен бик тиз ачыклыйлар һәм тиздән кулга да алалар. Ул инде 17 кешене алдарга өлгергән була, зыянның күләме 40 мең сумнан артып китә.

Әлеге факт нигезендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев