Казанда өч машина бәрелешеп, бер ир-ат имгәнгән
Авария Нагорный бистәсендә булган.
Казанда өч җиңел автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә бер ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.
«Нагорный бистәсендә Себер трактында 14нче модельле «Лада» каршы як полосага чыгып, «Приора»га бәрелгән, шуннан соң «Грейт Волл» автомобиле белән бәрелешкән», - дип сөйләгән авариянең шаһитлары.
Авариядән соң, 14нче модельле «Лада»ның йөртүчесен 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Ир-ат аягы авыртуга зарланган.
Фото: очевидцы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев