Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда чиратта торучылар арасында конфликт килеп чыкканнан соң тикшерү үткәрелә

Полицейскийлар конфликтның сәбәпләрен ачыклый

Полиция хезмәткәрләре Казанда YEEZY 500 кроссовкалары алу өчен чиратта торучыларның үзара сугышып китүе турындагы хәбәрдән соң тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Щапов урамында кибет янында килеп чыккан. Биредә яңа аяк киеме сатып алырга теләүчеләрдән озын гына чират хасил булган. Кайсыдыр мизгелдә потенциаль сатып алучылар үзара сугышырга керешкән.

Конфликтның сәбәпләре турында рәсми мәгълүмат булмаса да, социаль челтәрләрдән файдаланучылар гадәттән тыш хәлнең Кытай гражданнары һәм Казанда яшәүчеләр (соңгылары чиратсыз гына үтәргә теләгән) арасында килеп чыгуы хакында хәбәр итә.

Агентлыкның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, кибет администрациясе полиция чакырткан.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Полицейскийлар конфликтның сәбәпләрен ачыклый.

Фото: кадр из видео

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев