Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгын аркасында гадәттән тыш режим кертелде

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды.

Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгын аркасында гадәттән тыш режим игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта газны резервуар савытка кудыралар. Объект персоналы манометрик җайланмаларны томалау буенча технологик схема әзерли. Барлык эшләрне башкарганнан соң янгын сүндереләчәк», — диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев.

Янгынны сүндерүдә 199 кеше һәм 58 берәмлек техника катнаша, бер беспилотник эшли. Урында тикшерүчеләр эшли, алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Алдарак «Татар-информ» кичә, төнге уникеләр тирәсендә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тарату станциясендә янгын чыгуын язган иде. Фаҗигадә бер кеше һәлак булды. Тагын ике кеше хастаханәдә дәвалана.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды. 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев