Казанда ике машина катнашындагы һәлакәт берничә чакрымга сузылган бөке хасил иткән
Һәлакәт бүген кич Нокса авышлыгында булган.
Казанда «Жигули» внедорожник астына кергән. Шаһит «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт урыныннан фото җибәргән.
Бүген кич Нокса авышлыгының Яфраклы урамыннан ерак түгел «Жигули» һәм «Хендэ» автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Фотода җиңел машинаның внедорожникка килеп бәрелгәне күренә. Җиңел машина йөртүчесе бозлавыклы юлдан төшкәндә идарәне югалтып, «Хендэ»га килеп бәрелгән булырга мөмкин.
Юл һәлакәте аркасында бу участокта берничә чакрымга сузылган бөке хасил булган .
Фото: Аяз Исмагилов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев