Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда күмәкләп сугышканда дүрт кешегә пычак белән чәнчегәннәр

Зыян күрүчеләрнең өчесенең хәле уртача авырлыкта, ә берсенеке авыр дип бәяләнә.

Узган төндә Казанның Имәнлек урамында 29нчы йорт янында ир-атлар күмәкләп сугышкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Күмәкләп сугышу аркасында дүрт кешене хастаханәгә китергәннәр. Аларның барысына да пычак белән чәнчегәннәр. Зыян күрүчеләргә 29, 37, 49 һәм 55 яшь. Аларның өчесенең хәле уртача авыр, ә берсенеке авыр дип бәяләнә.

Хәзер вакыйганың сәбәпләрен ачыклыйлар.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев