Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда «Мерседес» шоферы, этне бәрдермәс өчен, каршы юлдагы «Лада»га бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте «Салават Күпере» торак комплексы территориясендә булган.

Казанда «Мерседес» машинасын йөртүче, этне бәрдермәс өчен, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада»га килеп бәрелгән. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәте полкында хәбәр иттеләр.

«Салават Күпере» торак комплексы территориясендә юлда барганда чит ил машинасы каршына эт килеп чыга. Машина йөртүче маневр ясый, каршы як полосага чыга һәм 15нче модельле «Лада»га бәрелә. Бәрелү автомобильнең машина йөртүче ишегенә туры килгән», – дип хәбәр иттеләр оешмада.

Авариядә «Лада» машина йөртүчесе зыян күрә. Ир-атның куллары имгәнә, табиблар аңа урында ярдәм күрсәтә.

Фото: ГИБДД Казани

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев