Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда Нокса елгасы ташып, Салмачы бистәсен су баскан

Камышлы һәм Әтнә урамнарындагы 35 йорт-җиргә су үтеп кергән.

 Казанда Нокса елгасы ташып, Салмачы бистәсенең ике урамы йортларын су баскан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Яңгырлар коеп яву сәбәпле, бүген иртән Нокса елгасында су күтәрелгән. Нәтиҗәдә, бистәнең Камышлы һәм Әтнә урамнарындагы 35 йорт-җиргә су үтеп кергән. Су баскан җирләрдә социаль әһәмияткә ия биналар юк, дип хәбәр ителә.

Шулай ук су ташуы нәтиҗәсендә Буа районының Кыят авылы күпере 50 сантиметрлап су астында калган. Черки Кильдуразы авылы күпере дә 45 сантиметрлап тирәнлектә су астында тора.

фото: 16.mchs.gov.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев