Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Халыкара аэропорт ябылган

Сигез урынлы шәхси самолет Барселонадан Казанга очкан.

«Казан» Халыкара аэропорты, шәхси самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, ябылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Барселонадан Казанга очкан самолет аэропортка төшкәндә, уң шасси покрышкасына зыян китерелгән булган. Бортта алты кеше - 4 пассажир һәм 2 экипаж әгъзасы булган.

Җиргә төшеп утырган чагында һава судносының бер шассие сафтан чыга һәм самолет очыш полосасыннан читкә «тәгәри». Авария аркасында беркем дә зыян күрми. Аның нәтиҗәләрен бетерү өчен Казан аэропортын вакытлыча ябып торалар. Татарстан башкаласына юл тоткан очкычларны якын-тирә шәһәрләрдәге аэропортларга җибәрәләр.

Россия Тикшерү комитетында әлеге авария самолетның төзек булмавы, пилотның хата җибәрүе һәм һава судносын очышка тиешенчә әзерләмәү аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.  

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.

Төп фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев