Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда тормозлары эшләмәү сәбәпле, трамвайлар бәрелешкән, ике пассажир травма алган

Авария бүген көндез Гвардия урамында булган.

Казанның Гвардия урамында ике трамвай бәрелешүне социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Ике трамвай да Гадел Кутуй ягына таба хәрәкәт иткән, дип ачыклык керттеләр шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Алда барган транспорт светофорга тукталган. Бу вакытта аңа тормозлары сафтан чыккан икенче трамвай килеп бәрелгән», — дип сөйләделәр ЮХИДИ хезмәтендә.

Авария нәтиҗәсендә трамвайларда булган ике пассажир зыян күргән.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев