Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казандагы бакча йортында 56 яшьлек ир-ат янып үлгән

Янгын «Подгорный» бакчачылык ширкәтендәге 263 нче участоктагы дача йортында чыккан.

Казандагы бакча йортында 56 яшьлек ир-ат янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

«Подгорный» бакчачылык ширкәтендәге 263 нче участоктагы дача йортында янгын чыгуы турында хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына кичә көндез килгән.

Урынга 5, 6, 71 нче янгын-коткару частьләре хезмәткәрләре юл тоткан.

Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган күршеләр хуҗа кешенең өйдә икәнлеген әйткән. Ялкын телләре бинаны тулысынча ялмап алган, аның күршедәге корылмаларга күчү куркынычы килеп туган.

«Кызыл әтәч»не 50 минут эчендә «авызлыклаганнар». Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне аралаган вакытта 56 яшьлек ир-атның үле гәүдәсенә тап булган.

Янгынның башлангыч сәбәбе – мичне файдалану кагыйдәләрен бозу.

Фото: horamsk.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев