Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казандагы төнге авариядә биш кеше зыян күргән, берсе һәлак булган

Ямашев проспекты һәм Мусин урамы чатында «Жигули» һәм «Киа» автомобильләре бәрелешкән.

Казанның Яңа Савин районындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.

7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе мәгълүматлары буенча, тагын биш зыян күрүчене сырхауханәгә озатканнар.

Аларның икесе – 21 һәм 42 яшьлек ир-атлар, өчесе – 48, 22 һәм 19 яшьлек хатын-кызлар.

Зыян күрүчеләрнең өчесен – травматология, берсен – нейрохирургия, тагын берсен хирургия бүлегенә китергәннәр.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев