Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанга керү юлында бензовоз һәм чит ил машинасы бәрелешкән, бер кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә көндез Оренбург трактында булган.

Казанга керү юлында «Вольво» җиңел машинасы һәм бензовоз бәрелешкән. Җиңел машина пассажирын хастаханәгә озатканнар. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 12.06 сәгатьтә Оренбург трактында фура һәм җиңел машина бәрелешкән», – диелгән ЮХИДИ хәбәрендә.

Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасының 36 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр. Табиблар зыян күрүченең баш мие селкенгәнлеген ачыклаган.

 

Фото: скриншот видео

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев