Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның 40нчы гимназиясе бинасында шартлаткыч җайланмалар табылмады

Низаг дәрескә электрон тәмәке алып килгән укучы белән укытучы арасында килеп чыккан.

Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, тикшерү нәтиҗәсендә Казанның 40нчы гимназиясендә шартлаткыч җайланмалар табылмаган.

Эвакуация вакытында мәктәптән 300 укучы һәм 30 хезмәткәр чыгарыла. Низаг дәрескә электрон тәмәке алып килгән укучы белән укытучы арасында килеп чыккан. Башта педагог укучыга кисәтүләр ясаган, аннары тәмәкесен тартып алган.

Моңа җавап итеп, укучы мәктәп бинасын шартлату белән янаган һәм үзен агрессив тота башлаган. Шуңа бәйле рәвештә саклык чаралары күрелгән.

Уку процессы дәвам итә, ә мәктәп укучысы белән хәзер психологлар эшли. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев