Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Киров районында алты бакча яны кишәрлеген су баскан

Туктаусыз яуган яңгырлар аркасында Иске Аракчино торак массивында яшәүчеләрнең җир кишәрлекләрендә суның биеклеге 50 сантиметрга җиткән.

Казанның Киров районында алты бакча яны кишәрлеген су баскан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда барлыгы 41 бакча яны участогы су эчендә утыра. Нокса елгасы ярларыннан ташып чыгып, Салмачы бистәсендәге 35 кишәрлекне су баскан. Суның биеклеге 30 сантиметр тәшкил итә.

Республикада соңгы берничә тәүлек дәвамында туктаусыз яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Киров районының Иске Аракчино торак массивындагы алты бакча яны кишәрлеге су астында калган. Кайбер урыннарда суның биеклеге 50 сантиметрга җитә.

Республикада шулай ук дүрт күпер һәм бер юл әле дә булса су астында.

Фото: ГУ МЧС по РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев