Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Совет районында җитди һәлакәт булган ВИДЕО

Әлеге һәлакәт Җиңү проспектында тәүлекнең караңгы вакытында булган.

Казанның Совет районында “Хендэ” һәм “Джили” машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында Агросәнәгать паркыннан ерак булмаган урында килеп чыккан. Шаһитларның берсе һәлакәтне видеорегистратор камерасына төшереп алган.

Кадрлардан күренгәнчә, автомобильләрнең берсе икенчесен юлдан этеп чыгарып, тимер коймага китереп кыскан.

Шәһәр дәүләтавтоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машиналарның берсен йөрткән 31 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләр алган һәм һәлакәт урыныннан хастаханәгә озатылган.

Юл-транспорт һәлакәтенең өстәмә мәгълүматлары ачыклана.
 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев