Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

КФУ студенты селфи ясаганда балконнан егыла

Таҗикистаннан килгән 18 яшьлек федераль университет студенты, Казаныбызның Чистай урамында урнашкан бер торак йортның, 4нче катында урнашкан балконнан егыла.

Универсиада авылында яшәүче бу егет, дустына кунакка килгән була һәм башка студентлар белән күңел ача, спиртлы эчемлекләр эчә. Балконга тәмәке тартырга чыккач, үз — үзен фотога төшерергә тели һәм телефонын төшереп җибәрә. Кыйммәтле җиһазны тотып калырга ниятләгән вакытта, үзе дә балконнан егылып төшә.

Нәтиҗәдә бик җитди яралана: күкрәк читлеген, берничә кабыргасын һәм аягын сындыра. Хәзерге вакытта студентны шәһәребезнең 7нче хастәханә табиблары дәвалый.

http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев