Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Лада» коймага бәрелеп, Аккош күле янында әйләнеп капланган

Юл-транспорт һәлакәте Аккош күле янындагы тимер юл күпере тирәсендә булган.

Шаһитлар Казанда әйләнеп капланган җиңел машинаны видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.

Шәһәр автоинспекциясендә бу һәлакәт кичә кич белән Горький шоссесында Аккош күле янында булды, диделәр.

«Лада» машинасында йөрүче 35 яшьлек егет, башлангыч мәгълүматлар буенча, исерек булган. Ир куркынычсыз тизлек сайламаган, идарәне югалткан һәм юл киртәсенә барып кергән, шуннан соң машина түбәсенә әйләнгән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев