Әлмәттә мебель цехы яна
360 квадрат метр мәйдандагы янгынга өченче ранг бирелгән.
Әлмәт шәһәрендә мебель ясый торган цех бинасында янгын чыккан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Объездная урамында урнашкан бинада янгын турындагы хәбәр бүген көндезге уникенче яртыда 112 номерына килгән. Урынга коткаручылар киткән. Янгынга икенче ранг бирелгән.
Янгын сүндерүчеләр "Агат" сәүдә йортының мебель цехы эчендә ут чыгуын ачыклаган. Янгын мәйданы 360 квадрат метр тәшкил итә.
11.52 сәгатьтә янгынга өченче ранг бирелгән.
Фото: https://vk.com/almetnews
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев