Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Луиза артыннан Мәскәүдә дә бер кассир 41 миллион сум акча урлап качкан

Мәскәүдә дә бер кассир 41 миллион урлап качкан.

Мәскәүдә бер эре оешманың генераль директоры 41 миллион сум акчасын АКШ долларларына алыштыру нияте белән банкка килә. Аны инкассация бүлеге хетмәткәрләре валюталар алыштыру пунктына озатып куялар. Кассир акчаны санап ала да, кирәкле сумма өчен долларлар бераз җитми, заказ бирдек, бераздан китерәчәкләр, дип клиентына коридорда көтеп торырга куша. \

Ир ике сәгать чамасы көтеп утыра. Аны чакыручы булмагач, үзе кереп сорарга уйлый. Ләкин ишек эчке яктан бикләнгән була. Урам якка чыгып, бүлмәнең тәрәзәсенә караса — ул ачык, ә бүлмәдә берсе дә күренми. Кассир акчалар белән тәрәзәдән чыгып качкан.

Полиция хезмәткәрләре чакыртыла һәм җинаять эше кузгалтыла. Әлегә бур-кассир табылмаган.

Фото: https://pixabay.com

Чыганак: РИА Новости

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев