Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган

Авария кичә кичке бишләр тирәсендә М7 юлында булган.

Кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, Mercedes фургонын йөртүче зур тизлектә такталар төягән трактор арбасына килеп бәрелгән.


Көчле бәрелүдән трактор аугана, ә такталарның бер өлеше чит ил машинасы кабинасына керә.


«Фургон руле артында булган ир-ат урында ук һәлак булган. Һәлак булган ир-атны чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килде», — дип уртаклаштылар агентлык белән авариянең шаһитлары. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев