Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мәктәптә бала тапкан алгебра укытучысының фотосы тарала: укучылары гаепли, мэрия яклый

Мәгълүмат чараларында мәктәптә бала тапкан укытучының фотосы тарала, тикшерүчеләр мәктәп видеокамераларыннан язмаларны алган.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Уфаның №112 мәктәбендә эшләгән 40 яшьлек укытучы дүртенче балага авырлы икәнен яшергән, хәтта гинекологта исәптә дә тормаган. 25 декабрьдә исә бу яшерүнең нәтиҗәсе бөтен илгә билгеле була. Дәрес вакытында укытучы бәдрәфкә кереп баласын таба. Аны пакетка төреп, сумкасына сала. Соңрак ханымда кан китү башлана, аңын югалткан хәлдә аны сырхауханәгә китерәләр. Бала табуы ачыклангач, мәктәптән баланы эзләргә керешәләр. Әмма аны укытучының әйберләре арасыннан соңрак кына табып алалар. 

Тикшерүчеләр мәктәп камерасындагы видеоязмаларны алган. Хәзер алар ханымның баланы төшерү өчен ниндидер чаралар күргәнме-юкмы икәнлеген ачыклый. Әгәр аның баласын төшерү өчен нәрсәдер эшләве ачыкланса, җинаять эше ачылырга мөмкин.

Ханым кияүдә түгел, аның өч баласы булган. 

Уфа мэриясесенең мәгълүмати-аналитик идарәсе бу вакыйга уңаеннан хәбәр таратты. Ханымны гаепләргә ашыкмаска өндиләр. "Кызганычка каршы, мондый хәл (бала төшү) үзе белән булмас дип бер генә хатын-кыз даәйтә алмый. Вакыйга булган урынга барлык экстрен хезмәтләр җәлеп ителде. Укытучының гомеренә куркыныч янамый, әмма аңа җитди дәвалау һәм реабилитация таләп ителә. Мәктәп укытучылары үз коллегаларының авырлы икәнен белмәгән. Инцидентны тикшерү өчен хокук органнары җәлеп ителде. Алар гына вакыйганы ачыклап, дөрес бәя бирә ала", - диелә хәбәрдә. 

Массакүләм мәгълүмат чараларында ханымның фотолары барлыкка килде. Аның исемен дә язалар, "КП" язуынча, ханымның исеме Екатерина. Укучылар язуынча, ул алгебра, информатика укыткан. 

Мәктәп төркемендә укытучыны гаепләп язган хәбәрләр барлыкка килде.







http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев