Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар югалган 12 яшьлек малайны эзли

Малайның кайда булуы турында 11 сентябрьдән берни дә билгеле түгел, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә.

Казанда полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар югалган 12 яшьлек яшүсмерне эзли.

 

Фото: © Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе

Яшүсмерне соңгы тапкыр Җиләк бистәсендә күргәннәр. Ул сәүдә үзәкләрендә вакыт үткәрергә мөмкин.

Малайның билгеләре: буе 170 см, гәүдәсе уртача юанлыкта, чәче куе, кара төстә, модельле итеп киселгән. Яшүсмер җиңнәренә буй-буй сызыклар төшерелгән кара Adidas кофтасы, кара спорт чалбары, ак табанлы кара кроссовкалар кигән булган.

Баланы эзләү процессына ярдәм итә алырлык мәгълүматыгыз булган очракта +7 950 945-42-88 номерына шалтыратыгыз.

Кичә Казанда югалган 15 яшьлек яшүсмернең мәетен тапканнар. Баланың гәүдәсе киенгән килеш Казансуда табылган. Фаҗиганең сәбәбен хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклаячак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-policiya-xezmatkarlare-ham-volonterlar-yugalgan-12-yaslek-malainy-ezli-5893236

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев