Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Россия чемпионаты вакытында «КАМАЗ-Мастер» йөк машинасы ауган

Авариядә йөк машинасы җитди ватылган, экипаж яраланган.

«КАМАЗ-Мастер» командасында Антон Шибаловның йөк машинасы Россия чемпионаты вакытында ауган. Бу хакта команданың социаль челтәрдәге рәсми битендә хәбәр иттеләр.

Аларның мәгълүматлары буенча, Шибаловның йөк машинасы тирән чокырга эләгә, анда штангасы эләгеп кала һәм машина ян якка ауган. Бәрелү көчле булганга, «КАМАЗ» җитди ватылган, ә экипаж – имгәнүләр алган.

«Без машинаны бастырдык, табибларны чакырдык, урынга хөкемдарлар килеп җитте. Егетләрне табиблар машинасына озаткач, без хәрәкәтне дәвам иттек», — дип хәбәр ителә төркемдә.

Зарарланган йөк машинасын махсус техника ярдәмендә алып киткәннәр.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев