Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Саба районында җиңел машина белән бәрелешкән «Порше» юл читенә төшкән

Авариядә зыян күргән внедорожник йөртүчесен ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар.

Внедорожник «Порше» «Шкода» җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешеп, юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Кичә төн уртасында Шәмәрдән-Казан трассасында «Порше Кайен» «Шкода Рапид» автомобиле белән бәрелеште, аннары юлдан дамба астына төшеп китеп капланды», - дип сөйләде шаһитлар.

Авариядә премиум-класслы внедорожник йөртүчесе зыян күрә. Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында Саба районы үзәк хастаханәсенә китерәләр.

Фото: очевидцы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев